Төрле өлкәләргә кагылышлы сораулардан тыш, халык рәхмәт сүзләре дә әйттеләр.
– Соңгы елларда безнең җирлектә шактый эшләр башкарылды. Без яңа мәдәният йортын файдалануга тапшырдык. Бина зур, уңайлы, заманча. Өйләребез җылы, якты. Акрынлап башка мәсьәләләр дә хәл ителер дип өметләнәбез, - диде Дәүләки авылыннан Ильяс Габбасов.
Ильяс абыйны фельдшер-акушерлык пункты булмау да борчый икән. Район башлыгы киләчәктә бу проблеманы хәл итү буенча чаралар күреләчәген билгеләп үтте.
Кызылтау авыл җирлегендә узган җыенда халык грант акчасына бирелгән трактор өчен зур рәхмәт белдерделәр. Бу тракторда Ленар Мурзин Кызыл Тау, Чәтбаш, Көлкәш авыллары урамнарын кардан чистартып, чистартып тора. Хәзер авыл урамнары вакытында кардан чистартыла. Бу проблема җирлектә хәл ителгән.