Татар Пучинкәсе авылында яшәүче Айдар Гайфуллин агач эшләре белән мавыгып, эшеннән ләззәт алып, тәм табып яши.
Өй янәшәсендә генә урын алган остаханәдән балта, пычкы, станок тавышлары тынып тормый. Биредә утның төнге сәгать 12дә генә сүнгән көннәре дә бар.
“Агач эшенә әти үрнәгендә кечкенәдән тартылдым. Хезмәт укытучым Мансур абый Хөснетдинов та миңа этәргеч бирде. Остаханә янәшәдә генә. Көннең теләсә-кайсы вакытында чыгып эшлим. Иртәнге сәгать 7дә чыгып, кичке сәгать 10га, 12гә кадәр эшләгән чаклар да бар. Бер эшли башласаң аерылып булмый“, – ди үзе.
Айдар абый агач кыру җиһазын 1988 елда үз куллары белән ясаган. Ул бүген дә оста куллы хуҗасының эштә төп ярдәмчесе булып тора. Өстәл, ишек, гөл кую җайланмалары, уклау, тукмак, куна тактасы һәм башка бик күп тормыш-көнкүреш өчен кирәкле, хатын-кыз кулы астында булырга тиешле әйберләр ясау көндәлек шөгыльгә әверелгән.