Салмыш шоферның атнасы күңелсез тәмамланды

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

22 январь, шимбә көн салмыш баштан руль артына утырган шофер өчен уңышсызрак тәмамланды.

 

ЮХИДИ хезмәткәрләре белдергәнчә, ир-егет машинасына утырып Апас буйлап хәрәкәт иткән һәм 23.20 сәгатьтә үзенең салмыш булуын “исенә төшергән“.
“ВАЗ-2109“ машинасы хуҗасы әлегә кадәр дә бер тапкыр хаталанып, транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. 30 мең сум штраф түләп, 1,5 ел руль артына утыра алмау җәзасы аны куркытмаган. Январь аенда җәза вакыты тәмамланып, инде машинада рәхәтләнеп җилдерә алам дигәндә генә, ул кабат хаталанды. Бу юлы җәзасы да катырак булачак. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев шулай дип белдерде.
Бер тапкыр правасын алдырып та, кабат исерткечләр кулланган хәлдә руль артына утыручыга җинаять җаваплылыгы яный. Ул Җинаятьләр Кодексының 264нчы маддәсе нигезендә, 200 меңнән 300 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең бер елдан ике елга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф салына, йә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган. Салмыш килеш юл һәлакәте ясаучыга Закон тагын да катгый. Ул очракта 300-500 мең штраф түләргә туры килергә мөмкин.
Юлларда сак булыгыз, исән-имин йөрегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International