“Гаиләдә ике телдә дә аралашабыз“, – диләр Йосыповлар

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Табар Черкенендә яшәүче чуваш кызы Нина 16 яшендә татар егете Галәветдин белән парлы гаилә юлына аяк баса. Ул көннәргә инде 52 ел вакыт узган. Йосыповлар бүген бер дә читенсенмичә: “Без үз бәхетебезне тапкан парлар”, – дип әйтә алалар.


“Бик яшьли аралаша башладык. Галәветдинне армиядән дә көтеп алдым. Ул кайткач, ярты елдан соң кияүгә чыктым. Каенана-каената белән дә тату яшәдек. Үкенерлек булмады“, – ди Нина апа.

Галәветдин абый Нина апаны мәктәп елларыннан ук ошата. Булачак тормыш иптәшенең әтисе белән тракторда бергә эшлиләр. Көн саен күргән, капка төпләреннән узып йөргән кызны читләргә бирергә теләми. Аңа булган хөрмәте дә еллар узган саен арта гына бара. Бүген дә мактап кына тора.

“Безнең авылда милләт бүлеш юк. Ике милләтнең дә гадәтләрен үтибез, бәйрәмнәр уртак һәм күмәк. Тел буенча да шулай. Кайчакларда ике татар очрашабыз да, үзебез дә сизмәстән, чувашча сөйләшеп китәбез. Кем икәнебезне дә онытып җибәрәбез. Нина эшкә батыр, чая, ашарга да тәмле пешерә“, – ди Галәветдин абый.

Нина апа ашханәдә эшли, фермада сыер сава. Аннан хисапчы булып хезмәт итә. Галәветдин абый озак еллар трактор иярли. Гаиләдә 2 бала үсә. Бүген 2 оныклары өчен кадерле дәү әти, дәү әни алар. Кызганыч, бу ел алар күңеленә төзәлмәс җәрәхәтләр дә салган. Уллары Радикны 50 яше дә тулмаган килеш вакытсыз югалтканнар. Аны бүген күз яшьләре аша сагынып искә алалар.

“Гаиләдә ике телдә дә аралашабыз. Балалар үсеп җитеп, паспорт алганда, икесе дә татар милләтеннән дип яздырдылар. Алар аны үз теләкләре белән эшләде“, – ди Йосыповлар.

Галәветдин абый йорт эшләреннән бушаган вакытларда кулына гармунын ала. Нина апа исә аның янәшәсендә яраткан җырларын суза. Чувашча да җырлый, татарча да моңлана ул. Гаилә бәйрәмнәрен дә шулай күңелле итеп үткәрәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International