Кече Болгаер авылында яшәүче Елизавета апа Ибраһимова, яше шактый олы булса да, бер дә тик утырырга яратмый. Кул эшләренә дә бик оста ул. Табигать кочагында булып җанына ял, күңеленә дәва ала.
“Тумышым белән мин Алабуга районы Иске Үтәгән авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, китапханәчеләр әзерли торган техникумда укыдым. Шул елларда республиканың төрле районнарыннан килгән кызлар белән таныштым. Алар кул эшләренә бик оста иде. Дусларымнан күреп мин дә кызыксына башладым. Хәзер дә, күзем начаррак күрсә дә, кулыма бәйләү, чигү алам. Шул шөгыль белән вакыт узганы сизелми дә. Үзең тудырган матурлыкка карап күңел үсә, сөенәсең“, – ди ул.
Елизавета апа кульяулыклар, сөлгеләр, өстәл япмалары чигә. Алар берсен-берсе кабатламаган. Барысына да күңел һәм кул җылысы салынган. Бияләү, оекбаш, башмакларны күпләп бәйләп куя һәм якыннарына өләшә.