Чирмешән авылында яшәүче, бар гомерен балаларга математика фәне серләрен төшендерүгә багышлаган Наилә әби Ибраһимова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Мөхтәрәм мөгаллимәгә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
Наилә әби күп кенә укучыларны үз юлыннан өйдәгән. Бүген дә аларның уңышлары белән кызыксынып тора. Һрнәк тормыш һәм гаилә юлы узган ул.