Дәвеш авылы җирле эшмәкәрләр Азат һәм Наилә Әхмәдиевларның ярдәмен тоеп яши

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Җирлектә республика программасы нигезендә 322 метр таш өслекле юл салынган, балалар мәйданчыгы төзелгән, чүп контейнерлары урнаштырылган. Авыл яшеллек үстерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр Азат һәм Наилә Әхмәдиевларның зур ярдәмен тоеп яши.
- Алар үз теләкләре белән һәрчак ярдәм итәргә ашкынып торалар. Узган ел чишмәгә төшүче сукмакка бетон юл салуда булыштылар, тирә-юненә агачлар утырттылар. Шулай ук Сабантуй бәйрәмен уздыру өчен махсус урын булдыруда, милли бәйрәмебезне уздыруда ярдәм иттеләр. Аларга барлык авылдашлар исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәм, уңышлар телим, - диде Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International