Район 17 республика һәм федераль программаларда, шул исәптән 3 милли проектта катнаша. 2022 елда безне нинди төзелешләр, Яңартулар көтә? Бу хакта берничә сорау белән без район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Хәсәновка мөрәҗәгать иттек.
- Айрат Мансурович, төзелеш нинди өлкәләргә кагылачак?
- Төзелеш мәгариф, медицина, спорт, торак һәм башка өлкәләргә дә кагылачак. Агымдагы елда барлыгы 821 миллион сумлык төзелеш эшләрен тәмамлау планлаштырыла. Бу район өчен зур сумма.
- Үзгәрешләр нинди мәктәпләргә кагылачак?
- 5 мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт көтелә. Болар-Иске Йомралы, Дәвеш, Урта Балтай, Сатмыш, Чүри-Бураш мәктәпләре. Төзелешкә 286 миллион 103 мең сум акча бүлеп бирелгән. Эшләрне февраль, март айларында башларга планлаштырабыз. Чөнки җәй көне генә мондый күләмдәге эшне башкарып булмый бит. Хәзерге вакытта Болын-Балыкчы мәктәбендә төзелеш эшләре тәмамлану алдында тора. Шулай ук Мурза, Азбаба, Килдураз, Дәвеш мәктәпләрендә азык-төлек блоклары ремонтланачак, яңа җиһазлар кайтарылачак. «Мәгариф» милли проекты буенча «һәр баланың уңышы» федераль проекты буенча Апас мәктәбенең спорт залы яңартылачак. Аграр көллияттә дә, Дәвештәге “Свияга+“ сәламәтләндерү лагеренда да ремонт эшләре дәвам итә.
- Районда патология-анатомия бүлеге булырмы?
– Район үзәк хастаханәсе территориясендә модульле патологоанатомия бүлеге, ягъни морга төзелә башлаячак. Моның өчен 15 миллион 789 мең сум акча каралган. Шулай ук яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары Чүри-Барыш һәм Тутай авылларында барлыкка киләчәк.
- «Чиста су" программасы, урам утларын торгызу программасы кайсы авылларда тормышка ашырылачак?
- Иске Юмралы, Шәмбалыкчы, Биеш авылларында суүткәргечләр төзү һәм ремонтлау төгәлләнеп килә. Шигай авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү башлана. Планда-Югары Балтай һәм Олы Болгаер авылларында суүткәргечләрне яңарту буенча проектлар эшләү. Канализация челтәрләрен яңарту да читтә калмаячак. Завод һәм Ленин урамы, 22 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортлар үзәк канализациягә тоташтырылачак. Балтач, Бакырчы, Коштавы, Зөя бистәләрендә урам утлары яңартылачак.
– Төп мәсьәләләрнең берсе-торак төзелеше белән бәйле эшләр ничек тора?
- Салават Кәримов һәм Яшьләр урамнарындагы «социаль ипотека» һәм «арендалы торак» программалары буенча йортлар төзеп бетерәсе бар. Яшьләр урамындагы 36-нчы номерлы йорт ныклап төзекләндереләчәк. «Безнең ишегалды» программасы нигезендә Салават Кәримов һәм Завод урамы, 11 йорттагы ишегаллары яңартылачак һәм төзекләндереләчәк.
- Узган ел Апас районы «иң яхшы муниципаль практика»Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Нәтиҗәдә нинди эшләр планлаштырылган?
- Конкурс нәтиҗәләре буенча район федераль бюджеттан 40 миллион сум күләмендә грант отты. Бу акчаларны район үзәген тагын да матуррак, уңайлырак итү өчен тотарга планлаштырабыз. Җәяүлеләр юлларын, урам утларын яңарту, өстәмә архитектура эшләре үткәрү, өстәмә ял урыннары, велосипед юллары урнаштыру планлаштырыла.
- Элек Апаста хостел төзү дә планлаштырылган иде…
- Хостел төзелешен финанслауга 47 миллион 458 мең сум акча бүлеп бирелгән. Бина бассейн һәм универсаль спорт залы янында урнашачак. Әлеге төзелештән тыш, районның авыл хуҗалыгы һәм ветеринария идарәләре биналарын төзекләндерү бурычы куелды. «Алтын алка»Боз сараен реконструкцияләү дә программага керде.