Безне бик җылы каршы алдылар

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Шонгаты авылыннан Камил абый белән Вафирә апа Галиуллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр.

 

Камил абый белән Вафирә апа озак еллар Үзбәкстан җирләрендә гомер иткәннәр. 20 елдан соң кабат туган якларына әйләнеп кайтканнар.
“Безне биредә бик җылы каршы алдылар. Йортлы, эшле иттеләр. Төрле милләт вәкилләре арасында яшәсәк тә, үзебезне ким тоймадык. Безгә һәркем мәрхәмәтле булды. Балаларыбызга, җиде оныгыбызга сөенеп гомер итәбез,”, ди Вафирә апа.
“Җил дә төрлечә искән кебек, кешеләрнең дә кәефе төрле була. Беребез ачулансак, икенчебез дәшми калырга тырыша. Тынычлангач бар да җайлана”, - дип өсти тормыш иптәше.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International