Быел карлы кышта ялгыз яшәүче Өлкәннәргә аеруча да читен. Йорт тирәсендә сукмак салу өчен генә дә күпме тырышлык кирәк.
Табар Черкене мәктәбе укучылары тимурчылык эшендә катнашты. "Кайгырту" акциясенә волонтёрлар һәм "Яшь армиячеләр" кушылды.
Алар өлкәннәрнең карларын көрәште, хуҗалык эшләренә өлеш кертте.