Апаста бер көндә ике салмыш шоферга беркетмә төзелгән

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Инде озын яллар, бәйрәмнәр артта калса да, кәеф күтәренкелеге белән йөрүче, “бәйрәм ясаучы“ шоферлар очрап тора.

24 январь көнне иртәнге сәгатьләрдә уздырган рейд вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре исерткечләр кулланган ике салмыш шофер белән очраша.

“1987 елгы күрше район егете “Лада-Калина“ машинасы белән, 1980 елгы ир-егет “ГАЗель“ машинасы белән юлга чыккан. Ләкин алар салмыш халәттә руль артына утырып ялгышты. Шоферларның эше судка җибәрелде. Хәзер 30 мең сум күләмендә штраф түләргә, 1,5 елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин“, – ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International