Борнаштан Җәләлиевлар гаиләсе атлар үстерә

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Борнаш авылында яшәүче Җәләлиевлар гаиләсе бик күп һөнәрләр һәм шөгыльләргә ия. Һәр гаиләнең үз мавыгулары бар. Алар барысына да кызыксыналар, барысына да өлгерәләр.

Аларның хуҗалыкларында күп санда йорт хайваннары асрала. Хуҗаларның атларга булган мәхәббәте аеруча ачык күренә. Гаиләдә үсеп килүче дүрт кыз бала кечкенәдән атларга тартыла, аларның холкын белә, кәефен тоя. Аларның һәркайсының үз атлары бар, алар аны үзләштерәләр. Сабантуйларда ат чабышында җиңү яулаган Илүс һәм Исламия нәкъ менә шушы гаиләдән.
Кызлар буш вакытларын яраткан атлары белән янәшә үткәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International