Аграр көллияттә студентлар көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Студент көнен бәйрәм итү традицияләре үзгәрә, әмма бәйрәмнең асылы үзгәрми, ул студентларның яраткан көннәреннән берсе булып кала.

Бәйрәмдә көллият тормышында активлык күрсәткән студентларга Мактау грамоталары тапшырылды. Алар хөрмәтенә котлау сүзләре, изге теләкләр яңгырады.
- Студентлар ел саен бу көнне түземсезлек белән көтәләр. Бу-милләтенә һәм яшенә карамастан, студент рухын тоючылар бәйрәме. Бу бәйрәм һәрвакыт шатлык, күңел ачу һәм шаярту хисе белән тулып торсын. Студент еллары көчле энергия һәм оптимизм заряды гына бүләк итеп калмыйча, яшь буынны җаваплылык һәм карарлар кабул итә белүгә дә өйрәтәләр. Студент еллары истә калырлык һәм бәхетле булсын, белемегез һәм тынгысыз энтузиазм яраткан һөнәрегезгә алып килсен! - ди директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Альбина Габитова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International