Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Рус география җәмгыятенең «Бәллүр компас» (алга таба – Премия) милли премиясенә чираттагы ел саен конкурс үткәрүе турында хәбәр итә.
Анда Россия һәм чит ил иҗтимагый оешмалары, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, иҗат берлекләре, төрле өлкә предприятиеләре, шулай ук бәйсез инициативалы төркемнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша ала.
Шуңа бәйле рәвештә, сезнең карамагындагы территориядә урнашкан иҗтимагый оешмаларны, белем бирү учреждениеләрен һәм Предприятиеләрне мәгълүматлаштыруда ярдәм итүегезне сорыйбыз.
Гаризаларны 2022 елның 20 февраленә кадәр тапшырырга мөмкин.