"Алабуга-skills»һөнәри осталык республика конкурсы

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Эшче һөнәрләрне популярлаштыру, үз тармакларындагы иң яхшы белгечләрне ачыклау, яшьләрдә сайлаган һөнәргә карата кызыксынуны үстерү, остазлык институтын формалаштыру, хезмәткә иҗади мөнәсәбәт һәм үз һөнәри компетенцияләренә ышаныч булдыру максатыннан февраль аенда Алабуга шәһәре территориясендә «Алабуга-skills» һөнәри осталык республика конкурсын (алга таба – Конкурс) үткәрү планлаштырыла.

Конкурсны агымдагы елның 7-11 февралендә Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән 20 номинация буенча үткәрү күздә тотыла (исемлек кушымта итеп бирелә). Финалистларны бүләкләү республика күләмендәге тантаналы чаралар кысаларында узачак.

Сезгә буйсынган территориядә урнашкан предприятиеләрнең әлеге конкурста катнашуын тәэмин итүегезне сорыйм.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: http://xn--80aacgcdh2cyaav6b.xn--p1ai/alabuga-skills-konkurs-professional-nogo-masterstva.html конкурска гаризалар 2022 елның 1 февраленә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International