"Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль законның 56 статьясындагы 7 өлеше һәм 71.1 статьясындагы 3 һәм 6 өлешләре нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәте карар бирә:
1. Расларга:
Урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча максатчан укыту турында нигезләмә;
Федераль бюджетның бюджет ассигнованиеләре исәбеннән югары белем бирү программалары буенча максатчан укырга кабул итү квотасын билгеләү кагыйдәләре;
Урта һөнәри яки югары белем бирү программасы буенча максатчан укыту турында килешүнең типлаштырылган формасы.
2. Әлеге карар 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә һәм 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә була.
Хөкүмәт Рәисе
Россия Федерациясе
М. МИШУСТИН