Апас үзәк район хастаханәсенә яшүсмерләр өчен 100 доза "Спутник-М" вакцинасы кайтты.
Вакцинация ике этапта үткәрелә. Ата-ана рөхсәте белән, ә 15 яшьтән баланың үзе ризалыгы белән. Мәктәпләрдә табиблар катнашында ата-аналар җыелышлары узачак. Анда аңлату эшләре алып барылачак. Бу хакта район үзәк хастаханәсе баш табибы Алмаз Вәлиуллин хәбәр итте.