Иммунолог Владислав Жемчугов фикеренчә, балаларның коронавирус белән еш авыруы аларның вакцина ясатмавы белән бәйле.
“Коронавирус белән күбрәк балалар авырта, чөнки өлкәннәр вакцина ясатты, аларның коллектив иммунитеты бар. Балалар – Җир шарында вакцина ясатмаган бердәнбер контингент. Шуңа күрә ковид балаларга ябыша да инде”, - ди белгеч.
Аның сүзләренчә, беренче чиратта, көчсез иммунитетлы балаларга прививка ясатырга кирәк. “Гадәттә, әйбәт иммунитетлы балалар ковид белән чирләми, яки аны җиңел кичерә”, - ди Жемчугов.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12-17 яшьлек балалар өчен “Спутник М” вакцинасы кайтарылды. Прививкаларны инде бүген ясый башладылар. Әлеге препарат ике компоненттан тора, икенчесе 21 көннән соң ясалаулырак: http://apastovo.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/ni-chen-kovid-balalarga-yabyshty