"Ашыгыч ярдәм" чакырулар буенча көнгә өч дистәдән артык тапкыр чыга

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Алмаз Алиуллин хәбәр иткәнчә, район буенча коронавирус белән авыручылар саны 382 кешегә җиткән, шуларның 72 се – балалар.

Бүгенге көндә вакытлы госпитальдә 11 авыру дәвалана.
"Коронавирус йогышы-бик куркыныч авыру. Күп кенә якташларыбыз аның нәтиҗәләрен үз җилкәләрендә сынарга да өлгерделәр инде. Безнең күбебез якыннарыбызны югалту кайгысы да кичерде. Бу ялларда гына да ашыгыч ярдәм машинасы чакыру буенча 31 тапкыр чыкты, тикшерелгән 27 кешенең коронавирусы ачыкланды", – ди баш табиб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International