Студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары очрашуы узды

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Болгар авыл клубында Югары сыйныф укучылары, югары уку йортларында белем алучы студентлар катнашында «студентлык – гаҗәеп вакыт» дип исемләнгән кичә узды.

Студентлар, мәктәп елларына әйләнеп кайтканда, өлкән сыйныф укучылары сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар, ребуслар чишүдә зирәклек һәм эрудиция күрсәттеләр. Алар шигъри юллар Урынына оригиналь сүзләр дә таба алдылар.
- Балаларны кулинария осталыгына да тикшердек. Яшьләр башка кызыклы уеннарда да бик теләп катнаштылар. Конкурста җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә ахырында барысы бергә дискотека оештырдылар. Без бу бәйрәмнең яшьләр хәтерендә мәңге саклансын өчен тырыштык, - ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International