Узган елгы корылык нәтиҗәсендә зур сынаулар алдында калган район хуҗалыклары хәзер терлекләрне кышлату өчен җаваплы чор кичерә.
Кече Бакырчы авылының терлекчелек фермасында бүгенге көндә 265 баш бозау исәпләнә. Биредә алар 90 килограмм авырлыктан башлап, 2 ярым центнерга кадәр симертәләр. Аннан терлекләрне башка терлекчелек фермаларына озаталар. Биредә Технология шундый: бозаулар саф һавада салкын ысул белән тәрбияләнә.
- Бу ысулның файдасы бик зур. Саф һава, кояш терлек өчен бик файдалы. Бозауларның аппетиты әйбәт. Аяк астында җылы, коры, азык һәрчак алар алдында, - ди ферма мөдире Айдар Сибгатуллин.