Теш алдыру-җитди операция

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Район үзәк хастаханәсендә тәҗрибәле, үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белүче стоматологлар эшли.

 Алар арасында табиб-хирург Марсель Хафизовның эше дә бар.
- Минем теш табибы булуымда, беренче чиратта, туганым, профессор-стоматолог Рәис абыйның һәм аның хатыны Фәнил апаның өлеше зур. Алар миңа бу һөнәргә мәхәббәт тәрбияләде. Казан дәүләт медицина университетында биш ел югары белем алганнан соң, мин әле бер ел интернатура бүлегендә укыдым, - дип сөйли Марсель.
Яшь белгеч 2011 елда районга эшкә кайта һәм гомуми практика табибы булып эшли башлый. Аннары баш табиб киңәше белән ул хирург-стоматолог белгечлегенә күчерелә. Менә инде ун ел дәвамында район халкына хезмәт күрсәтә.
- Кайчагында 20-30 кешене кабул итәргә туры килә. Тешләрне дәвалау, протез урнаштырганда теш тамырларын дәвалау, авыру хис – кичерешләрдән арындыру-Хирург-стоматологның төп бурычлары менә. Десенның төрле ялкынсынулары барлыкка килгәндә дә, тән температурасының күтәрелүе белән бергә барырга мөмкин. Эш вакытында төрле очраклар була. Аварияләрдә теш сөяге сынган кешеләрне дә кабул итәргә туры килде. Телдә язвалар, онкологиягә шикләр булса, киңәшләшәбез һәм Казанга консультация җибәрәбез. Иртә стадияләрдә теләсә нинди куркыныч авыруларны вакытында ачыклау мөһим, – дип сөйли ул үз эше турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International