Казанда туып-үскән Гөлнара Гәрәева шушы якларга кияүгә чыгып, Кече Бакырчы авылына килеп төпләнә.
Бу фермада ул 25 елга якын бозау карый. Бүгенге көндә аның төркемендә 127 бозау исәпләнә. Тырыш хуҗабикә шундый ук хезмәт сөючән ире белән бергә шәхси хуҗалыгында да күп мал асрыйлар. Моннан тыш, 18 мең тонна кәбестә, шулай ук чөгендер, бәрәңге һәм башка яшелчәләр үстерәләр. Шәһәрдә туып-үсүенә карамастан, эш сөючән хатын-кызга авыл тормышы ят түгел.
– Мин авыл тормышы белән яшим. Эшемне яратам, - ди ул үзе.