Апас муниципаль район Советының киңәйтелгән утырышы узды
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.
«2021 елда районның социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар турында» гы доклад белән район башлыгы Айрат Җиһаншин чыгыш ясады.
Фикер алышуларда сүз «ТА Групп» ҖЧҖ генераль директоры Алиев Эмиль Шевкет улына, Тутай авыл җирлеге башлыгы Насретдинова Наилә Мидхәт кызына һәм шәхси эшмәкәр, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Апас районы буенча җәмәгать вәкиле Әхмәдиевага бирелде
Марат Җәббаров үз чыгышында район җитәкчелеге эшен уңай бәяләде
"Гомумән алганда, мин район активына башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча эш алып бару бик мөһим. Инвесторлар эзләргә кирәк, бездә авыл хуҗалыгын һәм эре агрохолдинглардан башка да уңышлы үстерү мисаллары бар», — дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.
Аннары Марат Җәббаров һәм Айрат Җиһаншин район алдынгыларына дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар.