"Үсеш ноктасы" үзәге ярдәмендә Апас районы укучылары биология дәресләрен заманча технологияләр кулланып өйрәнәләр.

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Апас урта мәктәбенең «үсеш ноктасы» мәгариф үзәгендә 6 нчы сыйныф укучылары өчен «биологияне белүчеләр»дигән конкурс программасы узды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый конкурслар оештыру һәм балаларны химия һәм биология азамына өйрәтү "Мәгариф"милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
 «Үсеш ноктасы " үзәгенең заманча уку җиһазлары ярдәмендә без кызыклы һәм бай дәресләр, олимпиадалар, конкурслар уздырабыз. Укучылар табигать фәннәрен өйрәнүгә кызыксыну белән карыйлар.  Дәресләрдә цифрлы лабораторияләрдән файдаланып, без балаларны яңа күнекмәләргә өйрәтәбез, бу укучыларның өлгерешенә дә, алар алган белемнәренә дә уңай йогынты ясый», - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова.
 Конкурсантлар берничә биремне үтәделәр: «Releon» цифрлы лабораториясе кулланып үсемлекләрне өйрәнү, микроскоплар куллану, безнең як хайваннарын, башка биологик объектларны һәм табигать күренешләрен белү буенча биремнәр. Биология укытучысы һәм мәктәп директоры составындагы компетентлы жюри һәр биремнең үтәлешен объектив бәяләде. 
Киеренке көрәштә 6а сыйныф командасы җиңү яулады.  Барлык катнашучылар да дипломнар һәм зур булмаган бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International