Апас районында Апас муниципаль район Советының киңәйтелгән утырышы кысаларында «милли проектлар»дип исемләнгән фотокүргәзмә тәкъдим ителде.

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Күргәзмә белән ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов һәм башка дәрәҗәле кунаклар танышты.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, фотокүргәзмә «илкүләм проектлар 2021»фотоконкурсы нәтиҗәләре буенча оештырылган иде. Апас муниципаль районында милли проектларны мәгълүматлаштыруда һәм тормышка ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссиягә барлыгы 8 номинациядә 136 фотография килде. 

Фотокүргәзмә белән Апасның барлык теләүчеләр танышканнан соң, ул авыл җирлекләренә барачак һәм авыл мәдәният йортларына чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International