Районда Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Эшлекле утырышта 2021нче елда районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясалды һәм 2022 елга яңа бурычлар билгеләнде.

Район мәдәният йортында кунакларны күргәзмәләр каршы алды. Аларда милләтләр дуслыгы, райондашларның уңганлыгы чагылды. Биредә балаларның кул эшләре, шәхси эшмәкәрләрнең җитештерү продукцияләре урын алды.
Утырыш районның ел дәвамында ирешелгән уңышлары чагылган видеоролик тәкъдим итү белән башланды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин 2021нче елда һәр тармак буенча ирешелгән уңышларга, башкарылган эшләргә тукталды, 2022 елга бурычлар билгеләде.
Йомгаклау сүзе белән Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров чыгыш ясады.
Утырыш тантаналы шартларда тәмамланды. Бер төркем хезмәт алдынгыларына дәрәҗәле исемнәр, күкрәк билгеләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International