Фермерлар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар эзлиләр

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Апаста район фермерлар ассоциациясе конференциясе булды, анда узган ел крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, фермерларның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә керткән лаеклы өлешен ассызыклады, булган җитешсезлекләргә тукталды, федераль һәм республика программаларында актив катнашырга чакырды. Җитәкче шулай ук агымдагы елга яңа бурычлар билгеләде.
«Россельхозцентр»район җитәкчесе Ильяс Заһидуллин авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын чәчү сыйфаты һәм авыл хуҗалыгы культуралары үстерелә торган мәйданнарда фитосанитар хәл турында сөйләде.
Районда бүгенге көндә 30 крестьян-фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген алып бара. Конференциядә аларның иң уңышлылары тәкъдим ителде. Хуҗалыклар җитәкчеләре үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, тәкъдимнәрен әйттеләр. Район фермерлар ассоциациясе җитәкчесе итеп бертавыштан Илдус Хәбибуллин сайланды. Чара ахырында район башлыгы Айрат Җиһаншин Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыкларына Мактау грамоталары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International