«Ел укытучысы»конкурсына йомгак ясалды

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Районда ел саен «Ел укытучысы»конкурсы үткәрелә. Әлеге конкурсның максаты-иҗади эшләүче педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, укытучы һөнәренең абруен күтәрү.

Конкурсның беренче муниципаль этабы 1-9 декабрьдә үтте. 14 белем бирү учреждениесеннән 17 укытучы үзләренең һөнәри осталыкларын тикшерергә теләк белдерде. Беренче этап дистанцион формада үтте. Башта һәр педагог-катнашучы видео-дәрес, класстан тыш чара төшерде. Һәр эшне җентекләп тикшергәннән соң жюри әгъзалары конкурсның йомгаклау этабында 10 финалистны сайлап алды: "Педагогик дебют", җидесе – "Ел укытучысы"номинацияләре буенча.
Конкурсның икенче этабы «Сәләт»балалар иҗаты үзәгендә узды. Югары баллар җыйган 10 педагог үз коллегаларына инновацион технологияләр кулланып мастер-класслар күрсәтте. Укучыларны кызыксындыру, теманы үзләштерүне җиңеләйтү өчен, укытучылар нинди генә алымнар кулланмыйлар икән! Һәр укытучы конкурстан үз эшләре өчен файдалы күнекмәләр һәм яңа алымнар алды.
Конкурс үткәрелгәндә, жюрига иң яхшы катнашучылардан иң лаеклыларны сайларга туры килә. Бу эш жюри әгъзаларына җиңел бирелмәде, чөнки һәр конкурсант үз һөнәри осталыгын югары дәрәҗәдә расларга тырышты. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде.
«Педагогик дебют» номинациясендә Зур Күккүз мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илфат Гайфуллин җиңүче булды. Икенче урынны Урта Балтай мәктәбенең математика укытучысы Раилә Сибгатуллина, өченче урынны Каратун мәктәбенең математика укытучысы Әдилә Әминова алды.
«Ел укытучысы» номинациясендә Гран-прины Апас мәктәбенең Инглиз теле укытучысы Ләйсән Зиннәтуллина алды. Беренче урынны Иске Йомралы мәктәбенең Инглиз теле укытучысы Факия Хөсәенова, икенче урынны Борнаш урта мәктәбенең Инглиз теле укытучысы Гүзәл Вәлиәхмәтова, өченче урынны Табар Черкене мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Юманова Татьяна алды.
Калган өч укытучы төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Аларның исемнәрен дә әйтеп үтәсе килә, чөнки алар да әлеге конкурска зур өлеш керттеләр. Мурза мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ләйсән Әмирханова "укытуда иҗади якын килү" номинациясендә җиңүче булды. «Иҗади педагог» номинациясендә Биеш мәктәбенең физика укытучысы Илфат Сабирҗанов җиңүче булды. Каратун мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Исмәгыйлева «педагогик осталык " номинациясендә лауреат булды.
Гран-при статусын алган һәм 1 урын алган укытучылар Тәтештә узачак зона ярышларында район данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International