Мондый карар республикада коронавирус инфекциясе буенча катлаулы санитар-эпидемиологик ситуациягә бәйле рәвештә кабул ителде.
Халыкка планлы рәвештә амбулатор медицина ярдәме күрсәтү, Диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр уздыру туктатылды. Шулай ук балаларга планлы медицина тикшерүе уздыру һәм күчмә медицина комплексларының эше туктатылачак.
Онкология, шикәр диабеты, кан әйләнеше системасы авырулары белән авыручыларга ярдәм итү дәвам итәчәк. Шулай ук йөкле хатын-кызларга, призывникларга планлы медицина ярдәме күрсәтелми. Вакцинация дәвам итәчәк, шулай ук зарарлы һәм куркыныч җитештерүләр белән эш алып баручы хезмәткәрләргә мәҗбүри медицина тикшерүе уздырылачак.