Чирүдә яшәүчеләр зиратны төзекләндерәләр, аның территориясен яңа койма белән әйләндереп алалар. Бу игелекле эш үзара салым акчасына һәм халык көче белән башкарыла. Авыл халкы, читтә яшәүче якташлар уртак эшкә үзләреннән өлеш кертәләр.
Авыл халкының сүзләренә караганда, зиратны төзекләндерүне Фәрит һәм Рузалия Гыйззәтуллиннар оештырдылар. Бүген Каратунда яшәүче, әмма үзенең туган авылы дип санаучы Алсу Гыймранова да авыл халкын берләштерүгә, социаль челтәрләрдә төркемнәр булдыруга, акча җыюга, өмәләргә чакыруга зур өлеш кертә.
- ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНнарның балалары Рөстәм һәм Рәдиф, Илдус Саттаров, Эдик Рәхмәтуллин, Мансур Хәбибуллин, Алмаз һәм Айдар Әбүбакировлар, Вазыйх Гыйззәтуллин, Илгиз һәм Илшат Нигъмәтҗанов, Илдар Фазлыев, Зөфәр Фатыйхов төзелеш эшләрендә бик теләп катнаштылар. Алар тырышлыгы белән профнастилдан яңа койма куелды. Зират территориясе хәзер төзекләндерелде һәм тәртипкә китерелде. Эш аз калды. Тагын 100 метрны быел ремонтлыйбыз, - ди Таһир Хөсәенов.