Кадерле райондашлар! Хөрмәтле кунаклар! Дорогие земляки! Уважаемые гости!
Апас муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм үз исемемнән сезне татар халык бәйрәме – Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
Күп гасырлар дәвамында Сабан туе татарлар өчен иң яраткан, шатлыклы һәм көтеп алына торган бәйрәм булып тора. Ул татарларның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен чагылдыра.
Халкыбызның ачык йөзе олысын-кечесен, яшен-картын, төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен бер мәйданга җыя. Сабан туе Россия территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм татулыгын чагылдырган символга әверелде.
Сабан туенда авыл уңганнарын тантаналы шартларда тәбрикләү, хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Районыбыз, Республикабыз халкын азык-төлек белән тәэмин итү өчен алар зур тырышлык куя. Хезмәт алдынгыларының урыны бүген мәйдан түрендә.
Районыбыз кырларында 67600 гектарда язгы кыр эшләре башкарылды. 11 мең гектарда язгы бодай, 10 мең гектарда арпа чәчелде. Шикәр чөгендере мәйданы 2700 гектар тәшкил итә. 29 мең гектарда азык культуралары, шуның 14 200 гектары күпъеллык үлән, 5000 гектары – кукуруза, 5700 гектары берьеллык үлән. Тулаем алганда, язгы кыр эшләрен технологияне төгәл үтәп, кыска срокта башкарып чыга алдык.
Районыбыз халкыкың тырыш хезмәте нәтиҗәсендә узган корылык елында да хуҗалыкларда терлек башын саклап кала алдык. Нәтиҗәдә терлекның баш саны артуга таба бара. Мөгезле эре терлек башы 550 гә артып, 19 950 башка җитте. Мөгезле эре терлек ите җитештерү 18 процентка артты.
Бүгенге көндә районыбызда 18 крестьян-фермер хуҗалыклары эшләп килә, 12 гаилә фермасы төзелеше бара. Терлек башы саны шәхси хуҗалыкларда 6479 баш тәшкил итә. Шул исәптән сыерлар саны 2499 башка җиткән.
Районыбызда федераль һәм республикакүләм программалар актив рәвештә тормышка ашырылып килә: ветераннарның тормыш шартларын яхшырту, “Чиста су”, “Физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзү”, “Мәгариф учреждениеларының капиталь ремонты”, “Мәдәният йортлары төзелеше”, авылларга асфальт юл китерү, “Мәктәпкә барырга ярдәм ит” һәм башкалар.
Торак йортлар төзү объёмнары буенча безнең район еллык планын 101% үтәп, бүгенге көнгә 9630 м2 торак мәйданы кулланылышка тапшырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Русиянең иң алдынгы төбәкләренең берсенә әверелде. Без моның белән горурланабыз.
Барысы өчен дә илебез, республикабыз җитәкчелегенә, Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннихановка, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйруллович Мухаметшинга, Премьер-министрыбыз Илдар Шавкатович Халиковка, хөкүмәтебезгә без олы рәхмәтле.
Кадерле райондашлар! Хөрмәтле кунаклар!
Милли бәйрәмебезне оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан барлык оешмалар һәм хуҗалыкларның җитәкчеләренә, коллективларына, шәхси эшмәкәрләргә бөтен халык исеменнән бүгенге бәйрәмдә рәхмәтебезне әйтәбез, алдагы эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.
Сезнең барыгызга да ихлас күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Сабан туе күңелләребезне шатлык нурына күмсен, җиңүләргә рухландырсын, яшәү дәрте бирсен!
Дорогие друзья, уважаемые гости! Всех вас сердечно поздравляю с народным праздником “Сабантуй”. Пусть этот замечательный праздник подарит каждому из вас прекрасное настроение и жизненный оптимизм! Доброго здоровья, счастья и благополучия вам и вашим близким!