17 февраль-яхшылык көне буларак билгеләп үтелә. «Бердәм Россия» партиясенең Апас җирле бүлекчәсе һәм «Яшь гвардия» әгъзалары бу көнне игелекле итеп билгеләп үтәргә карар кылдылар һәм акция оештырдылар. Яшьгвардиячеләр Апас гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы мөмкинлекләре чикле балалар янына бардылар.
Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова билгеләп үткәнчә, мөмкинлекләре чикле балалар өчен барлыгы 17 бала белем ала, шуларның 2се-өйдә белем ала. Балалар бик түңелле, белемле, шатлык һәм теләк белән мәктәпкә йөри.
"Көтмәгәндә безгә сыйныфка бүләкләр белән дусларыбыз килде. Безне яхшылык көне белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Моннан кәеф тагын да яхшырды. Шунда ук яхшырак укырга һәм тагын да тыңларга теләдем", - дип билгеләп үтте 7 сыйныф укучысы Лилия Камалиева.
«Балаларга күңелле иттек, шоколадлар, блокнотлар, ручкалар, брелкалар бүләк иттеләр. Аларның йөзләрендәге шатлык һәм елмаюларын күрдек-бу безнең өчен иң яхшы бүләк! Һәр көнне игелекле эшләр башкарырга тырышабыз. Көннәр уза, Ә син изге гамәлләр кылган кешенең хәтерендә калачак", - дип билгеләп үттеләр «Бердәм Россия»партиясенең Апас җирле бүлекчәсенең Яшь гвардиячеләре.