ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы рейдларын Урта Балтай җирлегендә уздырды.
Рейд барышында барышында салмыш килеш руль артына утырган ир-егет белән очрашалар. Ул "Лада-Ларгус" машинасы белән көндезге 4 ләр тирәсендә юлга чыккан.
Шофер хастаханәгә барудан да баш тарткан. Аңа Рф КоАПның 12.26 маддәсе 1 бүлеге нигезендә җавап бирергә туры киләчәк. Шоферга 1,5 елдан 2 елга кадәр җәяү йөрергә һәм 30 мең сум штраф түләргә туры килүе ихтимал. Җәзаны суд билгели. Юл сакчылары шулай дип белдерде.
Юлларда сак булыгыз, өйгә борчуларсыз, шатлык белән кайтыгыз!