Узган шимбә киче бер машина йөртүче өчен бик күңелсез тәмамланган

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Ул салмыш хәлдә машина белән идарә иткән.

Исерткеч эчемлекләр кулланып юлга чыккан машина йөртүчесе ЮХИДИ инспекторлары белән очрашкан.
Районның ЮХИДИ инспекторлары белдерүенчә, шофер район хастаханәсенә барса да, ләкин алкогольгә медицина тикшеренүе үтүдән баш тарткан. Аңа РФ КоАПның 12.26 маддәсе 1 бүлеге буенча беркетмә төзелгән. Машина йөртүчегә ялгыш гамәле өчен суд каршында да җавап тотарга туры киләчәк.
Районның ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, ел башыннан 7 салмыш машына йөртүче тоткарланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International