Районда исерек машина йөртүчеләр суд каршында җавап бирә

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Бу көннәрдә салмыш хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өч машина йөртүчене хөкем иттеләр.

 

Бу юлы район җәмәгать суды тарафыннан Л. Мга., Ш.Мка. һәм Р.Мга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган. Аларга бу гамәлләре өчен шактый үкенергә туры килгән. Бу хакта Апас районы башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итте.
“Суд аларның һәркайсына 30ар мең сум штраф билгеләде һәм 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды”, - диелә район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәрендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International