Район башлыгы Айрат Җиһаншин Радик Исмәгыйлевка хезмәтендә уңышлар теләде.
Радик Исмәгыйлев югары белемле. Социаль һәм гуманитар белемнәр институтында менеджер белгечлеге алган. Соңгы елларда үзәкләштерелгән клуб системасы директоры булып эшләде. Радик Салихҗан улы гаиләле. Бер улы һәм бер кызы бар.