ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы кичке рейд вакытында кабат салмыш шофер белән очраша.
Шофер кичке сәгать 8ләр тирәсендә машинасы белән юлга чыга һәм аның юлы уңышсыз тәмамлана.
“Хастаханәгә барса да, медицина тикшерүе узудан баш тартты. Аңа Рф КоАПның 12.26 маддәсе 1 бүлеге нигезендә җавап бирергә туры киләчәк. Шоферга 1,5 елдан 2 елга кадәр җәяү йөрергә һәм 30 мең сум штраф түләргә туры килүе ихтимал. Җәзаны суд билгели“, – диләр юл сакчылары.
Юллар шаярганны яратмый, сак булыгыз!