2022 нче елның 17 нче февралендә «Сәләт» балалар иҗаты үзәгендә өстәмә белем бирү педагоглары арасында Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бу хакта үзәк җитәкчесе Альбина Хатипова хәбәр итә.
Конкурс өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча балаларны укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын камилләштерүгә, шулай ук педагогик хезмәткәрләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүгә юнәлдерелгән. Жюри һәр катнашучының чыгышын бәяләделәр, өстәмә белем бирүнең иң яхшы практикаларын һәм технологияләрен билгеләделәр һәм хупладылар.