Ясаклы- Барыш авылында яшәүче Гөлсинә әби Гыйниятова еш кына үзенең ерак яшьлеге, аның җилкәсенә яткан авырлыклар турында сөйли һәм горурланып сөйли. 90 яшендә ул хатирәләрне яңартты. Аның өлешенә, яшьтәшләре кебек үк, гади генә вакытлар туры килми. Ачлык чоры, кырыс сугыш яшьлеге, сугыштан соңгы авыр еллар.
Гөлсинә әби ире белән бергә озак яшәргә туры килми. Аларның тигез гаилә тормышы нибары 5 ел гына дәвам итә. Әнисе балаларын берүзе аякка бастыра алган. Ул вакытта олы кызына 4 яшь һәм 6 ай була, кече улы бишектә иде. Кызганычка каршы, сынаулар моның белән генә тәмамланмый. Ул баласын югалтуны да кичерде – улы фаҗигале төстә һәлак булды.
Сабырлык һәм хезмәт сөючәнлек, Мәрхәмәтле йөрәк аңа сынаулар алдыннан сынарга ирек бирми. Гөлсинә әби үз балалары өчен яшәүне дәвам итәргә көч таба. Бүген ул көн саен кызларының, кияүләренең, оныкларының кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тоя. Ул әле үзе дә өйдә йөри, чәчәкләр үстерә, радио аша ил һәм көн яңалыкларын белә.
Аның икенче кызы Нурия апа Нотфуллина авылда яши. Ул әнисе ярдәме, таянычы булырга тырыша.
Гөлсинә әби Гыйниятовага истәлекле юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, истәлекле бүләкләр, чәчәкләр бәйләме тапшырылды.