Апаста солдат Аналары хөрмәтләнә

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

 

23 февраль - Ватан сакчылары көне уңаеннан, район башлыгы тәкъдиме белән хәрби бурычын кайнар нокталарда үтәгәндә һәлак булган кыю егетләребезнең әниләре белән очрашулар уза.

Солдат хезмәтендә улын югалткан Аналарның хәсрәтләре гомерлек. Бала борчулары кичергән гаиләләрдә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, сугыш хәрәкәте ветераннарының район бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин булды. Әниләрнең хәлләрен белешеп, көнкүрешләре белән танышып, район башлыгы исеменнән азык-төлек пакетлары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International