Шушы көннәрдә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән тагын өч машина йөртүчегә хөкем ителгән. Бу юлы район җәмәгать суды Л.М., Ш. М. һәм Р. М. йөртүче тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. Соң булса да, аларга кылган гамәлләре өчен үкенергә туры килде. Бу хакта Апас районы Башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе хәбәр итә.
– Суд аларның һәркайсына 30 мең сум штраф билгеләде һәм 18 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәргә карар кылды, - диелә район башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе хәбәрендә.