Апас районында коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация уңышлы дәвам итә

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

18 яшьтән өлкәнрәк 12131 кеше вакцинация үтте. Күптән түгел районда 12-17 яшьлек үсмерләргә ирекле вакцинация башланды.

“Бүгенге көндә 12 яшүсмер вакцинацияләнде. Вакцинация үткәрү көнендә дә, аннан соң да без яшүсмерләрнең торышын белдек. Прививканы алар барысы да әйбәт кичерделәр. Тән температурасының күтәрелүе күзәтелмәде. Башка симптомнарга да яшүсмерләр зарланмады. Әти-әниләр бик канәгать калдылар. Алар вакцинация балаларны инфекция йоктырудан сакларга ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерделәр", – дип хәбәр итә район үзәк хастаханәсенең прививкалар кабинеты шәфкать туташы Равилә Шакирова.
Балаларга прививкаларны сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ясыйлар. Шулай ук ревакция үткәрү өчен дә мөрәҗәгать итүчеләр күп.
- Беренче прививканы бер ел элек ясадым. Өч атна элек ревакцинация узды. Хәзер кабат Прививкага килдем. Эш буенча мин өлкәннәр арасында көн үткәрәм. Вакцинацияне бик мөһим дип саныйм, аларны да, үзләрен дә куркыныч астына куймас өчен. Барысына да прививка ясарга киңәш итәм, - ди Хәлил абый Мәгъсүмов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International