Багыш авылында яшәүче Фәнис Ишмиев: “Сугышчан дусларым ел саен очрашабыз”

2022 елның 25 феврале, җомга

Әфган җирләренең ачы җилләре Багыш авылында яшәүче Фәнис абый Ишмиевка да кагыла.


- Миңа нәкъ абый язмышын кабатларга туры килде. Абый да Ерак Көнчыгышта хезмәт итте. Аннан соң Әфганга алынды. Ул кайтып, бер ел узгач, мин киттем. Мин дә нәкъ шул юл аша үттем. Аллага шөкер, исән-сау әйләнеп кайттым. Туган авылымда яшәп ятам. Сугышчан дусларым белән аралашып яшәү, ел саен очрашу ямь өсти. Безне район җитәкчелеге дә онытмый, һәрчак хөрмәт итәләр, - ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International