Кормаш авылында яшәүче Равил Нигъмәтуллин: “Ул еллар күңелдән китми”

2022 елның 25 феврале, җомга

Равил абый Нигъмәтуллин 1982нче елда армия сафларына алына.


Равил абый Нигъмәтуллинга Әфганстан дигән таш-кыялы җирнең һавасын суларга, кыенлыклар аша үтәргә туры килә. Ул хәрби-һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә. Кызыл Йолдыз орденына ия була. 
“Ул еллар күңелдән китми. Дуслар белән бүген дә аралашып, бер йодрык булып яшибез”, - ди ул. 
Равил абый “АгроАктив” хуҗалыгының алдынгы механизаторы. Ул урып-җыю эшләрендә катнаша, армый-талмый районыбызга хезмәт итә. Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International