Өлкән буын вәкилләре уңыш яулый

2022 елның 25 феврале, җомга

Өлкәннәр Буа шәһәрендә узган зонакүләм ярышларда катнашты.

Алар шашка-шахмат турнирында зирәклекләрен  сынады. Район Пенсионерлар Союзы һәм ветераннар Советының актив әгъзалары сынатмады. Алар өченче урынга лаек булды. Бу хакта район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов хәбәр итте. 

Өлкәннәр районкүләм ярышларда да һәрчак алдынгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International