Район үзәк китапханәсендә аграр колледж укучылары катнашында кичә узды. Чара Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.
Чараны китапханә хезмәткәре Римма Шәйхетдинова ачты.
– 2022 елда Россиядә безнең ил һәм бөтен мөселман дөньясы өчен зур иҗтимагый һәм мәдәни әһәмияткә ия вакыйга – Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан безнең китапханә ай саен шушы зур датага багышланган чаралар үткәрергә планлаштыра. Без бүгенге очрашуга ислам дине турында сөйләшергә җыелдык, - диде ул.
Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев ислам диненең дуслыкка, әхлаклылыкка өндәвен мисал итеп китерде, милләтара татулык әһәмиятен аңлатты. Венера Сәгъдиева билгеләп үткәнчә, бәйрәм Бөтендөнья мөселманнар бәйрәме булып тора. Ул ислам белән безнең республика гына түгел, бөтен дөнья мөселманнары да кызыксына, дип билгеләп үтте.
Көллият студентлары дин әһелләренең вәгазьләрен игътибар белән тыңладылар, Исламга карата үз фикерләрен әйттеләр.