Эш көннәре 28 февральдән 5 мартка кадәр булачак.
Тиздән тагын бер бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәчәкбез. Шул сәбәпле, 5 март, шимбә көн кыскартылган эш көне булачак. Аннан соң өч көн рәттән – 6-8 мартта ял итәчәкбез. Шулай итеп, киләсе атнада алты көн эшләячәкбез.
Иртәгә, Ватанны саклаучылар көнендә – 23 февральдә дә ял итәбез. Бүген исә, 22 февральдә эш көне 1 сәгатькә кыскартыла.