Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннары котлаулар кабул итте

2022 елның 25 феврале, җомга

Районда 5 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район башлыгының котлауларын һәм күчтәнәчләр кабул итте.

Үтәмеш авылында яшәүче Хәйретдин абый Сәлахов, Апаста яшәүче Фәрит абый Юнысов та үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать калды. Район башкарма комитет ы җитәкчесе  урынбасары Луиза Сафина ветераннар белән очрашып, хәл-әхвәлләрен сорашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International