Рөстәм Миңнеханов Татарстан буенча Россельхознадзор белгечләренә яңа автомобильләр тапшырды

2022 елның 25 феврале, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россельхознадзор идарәсенең ТР буенча идарәсе белгечләренә яңа хезмәт автомобильләре тапшырды. Тантаналы чара «Казан Экспо» КҮ янындагы мәйданда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россельхознадзор агросәнәгать комплексы эшендә мөһим урын алып тора.

"Россельхознадзор бүген бик мөһим мәсьәләләрне хәл итә, шул рәвешле авыл хуҗалыгы тармагын ныгытуга зур өлеш кертә. Ышанам ки, яңа транспорт ведомство хезмәткәрләренең мобильлеген һәм нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк», - диде ТР Президенты.

Россельхознадзор ветеринария, карантин һәм үсемлекләрне яклау, пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү, туфракның уңдырышлылыгын, ашлыкның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча дәүләт функцияләрен башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International